Комсомол районында сугышчы-интернационалистларга куелган стелага совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан чәчәкләр салынды.
Чарада Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары иҗтимагый оешмасының Чаллы территориаль бүлекчәсе рәисе Эдуард Фоминых, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, «Расстал» ЯАҖ генераль директоры урынбасары Василий Соколов, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Владимир Шмелев, запастагы моряклар оешмасы советы рәисе Әмир Гайнуллин, 20 нче урта мәктәп вәкиле катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 май 2020, 15:29