Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе, президент Указы нигезендә, гаиләләргә айлык 5 мең сум акча түләү хокукы озайтылуын хәбәр итә, ул апрельдән июнь аена кадәр өч яшькә кадәр балаларга бирелә. Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга хокуклы.

Моннан тыш, 3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булу-булмауга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, билгеләнгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Түләү сорап мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш айга якын вакыты бар, гариза 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел. Гаризаны тутырганда әлеге мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, гариза бирүченең счеты дөрес күрсәтелергә һәм гамәлдә булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Гаризаны шулай ук Күпфункцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләре аша да бирергә мөмкин, алдан язылу сорала.

Сишәмбе, 12 май 2020, 15:23