Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

COVID-19 белән авыручы чаллылыларның фатирлары һәм эш урыннарын дезинфекцияләү хлорлы эретмәләр ярдәмендә башкарыла. Бу хакта Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев сөйләде.

"Әлеге инфекция белән авыручы кеше булган урыннар инде эшкәртелә. Чаллы шәһәре дезстанциясе тарафыннан Роспотребнадзордан күрсәтелгән барлык чаралар да үтәлә", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – "Без моңа җирле бюджеттан өстәмә финанс ресурслары бүлеп бирдек. Урыннарны эшкәртү буенча барлык чаралар үткәрелсен өчен бу хезмәтне көчәйттеләр".

Илгизәр Бариев шәһәрдә коронавирус белән хәлнең яхшырмавын билгеләп үтте: "Әгәр бәйрәмнәр алдыннан бер генә балалар бакчасы карантинлы чараларда булса, тагын ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өстәлә – бу 48 һәм 84 балалар бакчасы. 48дә өч өлкән кеше элек авыручылар белән элемтәгә керүчеләр исәбендә булса, 84 балалар бакчасында – алты олы кеше һәм сигез бала. Шулай ук «КАМАЗ» предприятиеләрендә элемтәдә булучыларны теркәү дәвам итә. Әлбәттә, «КАМАЗ» да чаралар бик күп уздырылды, әмма, шуңа да карамастан, бүген элемтәдә булган хезмәткәрләрнең гомуми саны – 36  кеше", – дип хәбәр итте Бариев.

Моннан тыш, карантинда булган тагын 10 кеше, «ТЭМПО» хезмәткәрләре.

Дүшәмбе, 4 май 2020, 11:19