Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы укучылары өчен дистанцион укыту форматында беренче дәресләр узды. Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләвенчә, 20 меңнән артык укучы беренче сменада укуларын тәмамлаган. Чаллыда барлыгы 62 меңнән артык мәктәп укучысы бар.

"Кайдадыр укулар 8:00дә, кайдадыр 9:00 һәм 10:00 сәгатьтә башланды. Һәр белем бирү учреждениесе, интернет ресурслары һәм укытучыларның мөмкинлекләре туры килсен өчен, конкрет мәктәптә булган ситуациядән чыгып, карар кабул итте. Беренче сменада 5-11 сыйныф укучылары дистанцион режимда белем алды. Башлангыч сыйныф укучылары укуларын икенче сменада башлап җибәрделәр. Бу әти-әниләрнең техник яктан балаларга ярдәм итү мөмкинлеге булсын өчен эшләнгән. Әйе, Интернет белән бәйле техник җитешсезлекләр бар иде, әмма дәресләрнең күпчелеге яхшы узды", – дип хәбәр итте Рөстәм Хуҗин.

Бүген мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе дистанцион укытуны оештыру мәсьәләләре буенча  "кайнар линия" эшләтеп җибәрде: 8 965 623 85 25.

"Хөрмәтле ата-аналар, сораулар булса яки нинди дә булса консультация бирергә кирәк икән, кайнар линиягә мөрәҗәгать итегез. Шулай ук үз белем бирү учреждениеләренә, директорга, сыйныф җитәкчесенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Без барыбыз бергә бу бурычны үтәячәкбез һәм дистанцион укыту бездә тулысынча гамәлгә ашырылачак", – дип өстәде Рөстәм Хуҗин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, һәр мәгариф учреждениесе сайтында «дистанцион укыту» өстәмә битендә материалларның норматив һәм уку базасы, укучылар, укытучылар һәм ата-аналар өчен инструкция һәм белешмәлекләр, дистанцион дәресләр расписаниесе бар.

Дүшәмбе, 6 апрель 2020, 15:45