Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Дәүләт Думасы депутатлары РФ Президенты йөкләмәсе буенча әзерләнгән Россия Банкы турындагы законга төзәтмәләрне ахыргы укылышта кабул итте, ул коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә кредит каникулларын күздә тота.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «Бүген кабул ителгән закон катлаулы тормыш шартларына дучар булган гражданнарга һәм шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук коронавирустан аеруча зыян күргән кече һәм урта бизнес субъектларына кредит каникулларына хокук бирә».

Заемщиклар кредиторга ипотека һәм кулланучылар займнары буенча кредит каникуллары сорап, узган елның уртача айлык керемнәре белән чагыштырганда 30 һәм аннан да күбрәк процентка кимесә, алты айга кадәр мөрәҗәгать итә ала. Банкка шалтыратырга гына кирәк булачак, ә аннары, кирәк булса, 90 көн эчендә тиешле документлар тапшырырга.

Чәршәмбе, 1 апрель 2020, 14:26