Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Наил Мәһдиев «Жемчужина» шифаханәсе территориясен карап чыкты, анда коронавирус белән бәйле эпидемиологик хәл начарайган очракта обсерватор ачу күздә тотыла. Кирәк булган очракта, биредә 230 койка-урынга исәпләнгән коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр өчен госпиталь җәелдерергә мөмкин булачак.

Экскурсияне санаторийның баш табибы Илдархан Шәймәрданов үткәрде. Ул хәзерге вакытта биредә 87 кеше ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта, дип аңлатты. Аларны дәвалау 16 апрельгә кадәр төгәлләнәчәк. Аннары, 1 июньгә кадәр, санаторий ябылачак. Курорт учреждениесе территориясе 5 гектар били.

Мэр бер бүлмәдә ике авыруны урнаштыру планлаштырылган бүлмәләрне карап чыкты. Шулай ук шәһәр башлыгы учреждение инфраструктурасы белән танышты.

«Әгәр шундый ихтыяҗ булса, бу биналар санитар-эпидемиологик хәл катлауланган очракта обсерватор булачак. Хәл начарлануын теләмәс идек. Шуңа күрә бүген билгеле бер өстәмә чаралар күрелә, шул исәптән транспортның шәһәргә керүе һәм чыгуы белән бәйле. Үз-үзеңне изоляцияләү режимында булырга тиешле кешеләр буенча актив эш алып барыла. Мин – җәза бирү яклы түгел, ә кешеләрнең тәртип саклаулары яклы. Әгәр чит ил командировкасыннан кайтсаң, син үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш. Башка бернинди вариант та юк. Кызганычка каршы, күзәтү астында булган 95 кешенең 21е өйдә булмавын күрәбез», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Яр Чаллыда коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә 858 кеше медицина күзәтүе астында, 1 061 кеше күзәтүдән алынган. Йогышлы авырулар хастаханәсендә 13 кеше госпитализацияләнә, аларның икесендә коронавирус инфекциясе расланган. Бүген инфекцияле пациентларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Чәршәмбе, 1 апрель 2020, 11:26