Мы в социальных сетях

 3 февральдә La Primavera Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов Яр Чаллының Сәнгать көллиятендә (Тукай яр буе ур., 33 йорт) "Звезды из Завтра" республика иҗат программасында катнашучыларны тыңлаячак. Чара көннең беренче яртысында узачак, төгәл вакытны көллияттә белешергә мөмкин.

 "Звезды из Завтра" Яр Чаллыда беренче тапкыр үткәрелә. Алты ел эчендә проектта 900дән артык сәләтле бала катнашты. Программа ярдәмендә Алексей Романов, Камил Фатыйхов, Умар Бикбаев һәм башка талантлар ачылды. Тыңлау нәтиҗәләре буенча 6 апрельгә билгеләнгән гала-концерт программасы http://www.la-primavera.org/calendar/show/311 формалаштырылачак. 

Чара финалистлары Казанга чакырылачак һәм 1 нче июнь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залы сәхнәсендә узачак йомгаклау концертында катнашачак.

Якшәмбе, 2 февраль 2020, 09:53