Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә Шәһәр Советы даими комиссияләренең уртак утырышы булды. Чара шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева рәислегендә узды. Депутатлар Шәһәр Советының булачак утырышы көн тәртибендәге биш мәсьәлә буенча фикер алыштылар, алар арасында шәһәр бюджеты үтәлеше буенча җәмәгать тыңлаулары, муниципаль учреждение җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең хезмәт хакы шартлары, шулай ук Шәһәр Советы карарларына үзгәрешләр кертү турында да сүз барды. Мәсьәләләр Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә каралачак, ул пәнҗешәмбе, 6 февральдә,  мэриянең 405 залында узачак.

Җомга, 31 гыйнвар 2020, 16:45