Мы в социальных сетях

 Ульяновскта 2019-2020 еллар сезонында Б төркеме ир-ат командалары арасында волейбол буенча Россия Беренче лигасы чемпионатының соңгы туры тәмамланды (Идел буе федераль округының ачык чемпионаты). Аның нәтиҗәләре буенча Чаллы командасы, 12 очко җыеп, финалга чыкты. 2019-2020 еллар сезоны ярышларында Б төркеменнән Казан, Киров, Ульяновск һәм Яр Чаллы командалары катнашты.

Финал уеннары февраль һәм март айларында узачак, очрашуларның берсе Яр Чаллыда була.  А төркеменнән финалга «Витязь» (Уфа) һәм «Олимпия резервының спорт мәктәбе» (Уфа) командалары чыкты. Узган сезонда «Динамо-Чаллы» командасы бронза призер булды. 

Пәнҗешәмбе, 23 гыйнвар 2020, 14:30