Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннарын Вера Андреевна Бирюкова, Зоя Васильевна Агафонованы Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы Хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән юбилей белән котладылар. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Иван Шигин, шулай ук ТИҮ рәисе Людмила Багрецова да кушылды. Краснодар краеның Бузин станицасында туган Вера Андреевна Бирюковага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул Түбән Тагилда тегү фабрикасында эшләгән. Сугыштан соң туган якларына кайтып колхозда эшли. 1983 елда Сургутка күчеп, лаеклы ялга чыкканчы бала караучы булып эшли. 2009 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә.

Вера Андреевна ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 

 Алабуга районы Бессонихи авылында дөньяга килгән Зоя Васильевна Агафоновага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Калининград өлкәсенең Светлый бистәсендә Балык тоту судносында һәм торф хәзерләүдә эшли. 1953 елда туган авылына кайта, колхозда хезмәт куя. 1954 елда пенсиягә чыкканчы "Спартак" аяк киемнәре фабрикасында эшли. 2009 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Зоя Васильевна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 16:08