Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы шәһәренең яшьләр сәясәте учреждениеләренең өч психологы яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре катнашында узган республика конкурсының финал этабында җиңү яуладылар. Алар өч көн дәвамында мастер-классларда, белем бирү семинарларында, интерактив лекцияләрдә катнаштылар һәм 2020 елда автокалада гамәлгә ашырылачак профилактик проектларны тәкъдим иттеләр. «Ышаныч телефоны» директоры Люзә Фәрхетдинова, «Заман» яшьләр үзәге педагог-психологы Айгөл Илмурзина һәм «Диалог» үзәге психологы Алия Рәхмәтуллина үз проектларын лаеклы якладылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурска тәкъдим ителгән 76 проектның финал этабына 30ы гына чакырылган, шуларның 12се югары бүләккә лаек булды.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 13:43