Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Чаллыга эш визиты белән килде. Аны Лемаев исемендәге Бигеш халыкара аэропортында РФ президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Килүгә дәүләт башлыгы «КАМАЗ» ААҖ каркас кабиналар заводына юнәлде. Бу - соңгы унъеллыкта «КАМАЗ» территориясендә төзелгән иң заманча һәм иң зур объект. Аннары Владимир Путинга двигательләр һәм көч агрегатлары җитештерү буенча илдә иң эре «КАМАЗ» ААҖ двигательләр заводын күрсәтәчәкләр. Россия президенты Р6 яңа алты цилиндрлы двигатель белән танышачак. Владимир Путин өчен шулай ук «КАМАЗ» ААҖ җитештергән продукция күргәзмәсе оештырылган - ул зур йөк машиналары, автобуслар һәм башка техника. «КАМАЗ»ның төп конвейерында Владимир Путин катнашында автогигантның 50 еллыгына багышланган тантаналы митинг булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы президенты матбугат хезмәте. 

 Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Җомга, 13 декабрь 2019, 17:28