Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда һәвәскәр командалар арасында ТР Волейбол федерациясе кубогына турнир финалы узачак. Уеннар 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе базасында оештырыла. 

Ир-атлар финалы 14 декабрьгә планлаштырылган, хатын-кызлар 15 декабрьдә уйнаячак. Аларда Казан, Алабуга, Әлмәт,  Бөгелмә һәм Яр Чаллы командалары катнашуы көтелә. Уеннарга керү ирекле. 

 Финал автокаланың Волейбол федерациясе, «Союз-регион» ДК һәм физик культура һәм спорт идарәсе ярдәме белән узачак.

Җомга, 13 декабрь 2019, 11:59