Мы в социальных сетях

Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы чара бүген 81нче «Калкан» кадетлар полиция мәктәбендә узды. Чарада Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та катнашты. Тантаналы өлеш башланыр алдыннан шәһәр башлыгы учреждение территориясен карап чыкты. Исегезгә төшерәбез, быел кадет мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде.

Кадет мәктәбен капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 50 млн сум бүлеп бирелгән. Әлеге акчага фасадны, түбәне тулысынча яңартканнар, җылыту системасын, тәрәзәләрне алыштырганнар. Хәзер бинаның фасады керамогранит белән тышланган. Объектта эшләрне генераль директор һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов җитәкчелегендәге "Твой дом" компаниясе башкарды. Мәктәпнең үзендә генә түгел, территориядә яңа тренажерлар, спорт мәйданчыгы урнаштырылган.

Мәктәп эчендә Наил Мәһдиев спорт залын, уку кабинетларын һәм ашханәне карап чыкты, анда шулай ук ремонт үткәрелде.

Стеналарның төсләр гаммасын мәктәп укытучылары сайлады.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше кадет мәктәбенең актлар залында үтте. Чарага Социалистик Хезмәт Геройлары Нигъмәтулла Абдуллин, Радик Җәләев, Мөдәрис Исламгалиев чакырылган иде. Алар барысы да шәһәрнең Мактаулы гражданнары булып торалар.

Мөдәрис Исламгалиев 1977 елда "КАМАЗ"ның беренче чиратын күтәргәндә планны арттырып үтәгән өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Нигъмәтулла Абдуллин 1981 елда Социалистик Хезмәт Герое. Аның җитәкчелегендә «КамГЭСэнергострой» да плотник-бетончылар бригадасы, билгеләнгән төзелеш-монтаж эшләрен срогыннан алда тәмамлый һәм 40 тапкыр социаль ярышта җиңүче була.

Радик Җәләев 1977 елда, КАМАЗның беренче чиратын төзүдә ирешкән уңышлары өчен, социаль хезмәт Герое исеменә лаек була.

Наил Мәһдиев мактаулы кунаклар адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Бездә 11 Советлар Союзы Герое һәм 25 Социалистик Хезмәт Герое бар. 16 кеше КАМАЗ төзелеше өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды, 9 кеше Кама ярларына илнең башка төзелешләрендә шушы исемнәрне алгач килеп урнашкан. Бу 25 кеше дә шәһәр файдасына хезмәт куйган. Алар үз хезмәтләре, кыюлыклары, илебез икътисады чәчәк атсын өчен барысын да эшләделәр", – диде шәһәр мэры һәм тарихыбызны истә тоту мөһим булуын тагын бер кат искә төшереп.

"Калкан"укучылары башкарган патриотик җырлар, мөгаен, иң дулкынландыргыч номер булгандыр.

Исегезгә төшерәбез, быел 81 нче «Калкан» кадетлар мәктәбе 25 еллыгын билгеләп үтә. Бүген мәктәптә 210 укучы белем ала.

Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 14:38