Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы җәмәгать урыннарында электрон тәмәке тарту әйберләрен һәм кальяннарны куллануны чикләү һәм балигъ булмаганнарга сатуны тыю турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Ул вейпларга һәм кальяннарга тәмәкегә карата булган чикләүләрне таратуны күздә тота.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: «Беренче чиратта кертелә торган үзгәрешләр балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеген яклауга юнәлдерелгән, чөнки нәкъ менә алар арасында электрон тәмәке эшләнмәләре һәм кальяннар популяр. Бу җәмгыять өчен борчу тудыра, начар гадәтләрнең таралуы турында хәвефле хәбәрләр Россиянең төрле төбәкләреннән килә.

Искәртеп узабыз, Дәүләт Думасында безнең фракция никотинлы катнашмаларны тыюга юнәлдерелгән закон инициативаларын әзерләү буенча фракцияара эшче төркем оештырырга тәкъдим итте. Партия рәисе, РФ премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәткә бу мәсьәләне тиз арада хәл итү өчен күрсәтмә бирде. Тема минем округ өчен дә бик актуаль. Безнең бурыч – инициативаны эшләү һәм балигъ булмаганнарга никотинлы тәм-томнарны ирекле сату проблемасын мөмкин кадәр оператив һәм нәтиҗәле итеп ябу. Фракцияара даими төркем ситуациягә системалы рәвештә мониторинг үткәрергә ярдәм итәчәк".


Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 10:13