Мы в социальных сетях

6 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә күз күреме 1-2 км га кадәр начарланган буран көтелә. Көчәйгән чакта җилнең тизлеге 15-20 м/с ка кадәр җитәчәк. Якындагы тәүлектә чаллылыларны болытлы һава торышы, кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтә. Җил көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 м/с. Төнлә -5..-10˚, иртән һәм көндез -1.. + 2˚. Синоптиклар юлларда бозлавык турында хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе, 5 декабрь 2019, 14:41