Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Россия-Культура" телеканалында Чаллы егете, опера җырчысы, ТРның Атказанган артисты Рузил Гатин катнашында документаль фильм күрсәтелде. "Созвездие - Йолдызлык" фестивален күрсәтеп, фильм авторлары аның катнашучылар өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Бүгенге көндә Чаллы егете Большой театрда чыгыш ясый, Миландагы La Scala опера театрында чыгыш ясау тәҗрибәсенә ия. 

Яшь чаллылы вокал белән алты яшьтән шөгыльләнә. 1996 елда музыка мәктәбендә укый башлый. Төрле шәһәр конкурсларында, смотрларда, фестивальләрдә катнаша. Аның иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге «Созвездие – Йолдызлык» конкурсы белән тыгыз бәйләнгән. Ул берничә тапкыр конкурсның зона һәм республика этапларында Лауреат һәм җиңүче була. 2003 елда урта төркем «Вокал-соло» номинациясендә Гран-при ота. 

Ул ГИТИСны тәмамлый һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә музыкаль белем ала. Студент чагында «Любовь к трём  апельсинам», «Евгений Онегин», «Свадьба Фигаро», «Ромео һәм Джульетта" операларында катнаша.

Шулай ук документаль фильмда "Мизгел" ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Әхмәтшина чыгыш ясады.

Якшәмбе, 10 ноябрь 2019, 19:39