16-17 ноябрьдә Яр Чаллы ИТ-паркында яңа резидентларны сайлап алу булачак. Гаризалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Хәзерге вакытта илнең төрле субъектларыннан 30дан артык гариза алынган. Бизнес-инкубатор резиденты статусын алуга дәгъва кылучылар үз проектларын эксперт советы алдында тәкъдим итәләр, аның вәкилләре ике көн нәтиҗәләре буенча ИТ-идеяне нәтиҗәле бизнеска әверелдерү мөмкинлеген алучыларны билгеләячәк. Резидентларга эш урыннары, лимитсыз интернет, бушлай шәһәрара элемтә, бухгалтер һәм юридик ярдәм күрсәтелә, шулай ук проектны үстерү буенча консультация хезмәтләре күрсәтелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 ноябрь 2019, 13:44