Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Алексеевна Романова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр ТАССРның Түбән Кама районы Наратлы бистәсендә күп балалы крестьян гаиләсендә туа, анда җиде бала тәрбияләнә. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1948 елдан 1949 елга кадәр Чистайда хисапчыга укый. Укуын тәмамлаганнан соң Кызыл Йолдыз районының райпотребсоюзында эшли. 1952 елда Казанда бухгалтерлык курсларын тәмамлый. Мария Алексеевна 18 ел Котлы Бөкәш авылында бухгалтерлыкта, аннан соң 12 ел СМОда эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Яр Чаллыда 2010 елдан бирле яши. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Пәнҗешәмбе, 7 ноябрь 2019, 09:45