Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда «Бердәм Россия» партиясе фракциясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниатуллина, ТР Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары катнашты. Утырыш алдыннан алар «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән 121 нче «Сабантуй» балалар бакчасын карадылар. Бу – республиканың иң зур балалар бакчаларыннан берсе. Мәктәпкәчә учреждениедә – 18 төркем бар. Аларның берсенә психик үсеш тоткарланган балалар йөри.

Утырышның пленар өлеше 42 нче мәктәпнең актлар залында узды. «Бердәм Россия» партиясе фракциясе әгъзалары өчен учреждение буенча экскурсия оештырылды.

Утырышта илкүләм проектларны тормышка ашыруның барышы белән таныштылар. Яр Чаллыда илкүләм проектларның үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркемне муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева җитәкли: «Проектның приоритетлары – кеше капиталы, яшәү өчен уңайлы мохит, икътисадый үсеш. Безнең төп бурыч – чаллылыларга проектларны ни өчен кирәклеген җиткерү, аны тормышка ашыру нәтиҗәсендә халыкның һәр категориясен ни көтүен аңлату. "Демография" илкүләм проекты кысаларында 1440 урынлык алты балалар бакчасы төзелде, шуларның яртысыннан артыгы өч яшькә кадәрге балалар өчен каралган. Хәзерге вакытта бер яшьтән җиде яшькә кадәргеләрне мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин ителеш 71,2% тәшкил итә, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар соңгы биш ел дәвамында 100% балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителгән», – дип билгеләде ул.

Билгеләп үтик, 2019 елда Яр Чаллыда балалар бакчаларына 9 420 бала җибәрелгән, аларның дүрт меңгә якыны – ике-өч яшьлек балалар. Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау нәтиҗәсендә 125 урынга исәпләнгән биш яңа төркем барлыкка килде. Яңа төркемнәргә җиһазлар сатып алу өчен муниципаль бюджеттан ике млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Проектны гамәлгә ашыру дәвамында җиде балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

Шулай ук «Демография» илкүләм проекты кысаларында Яр Чаллыда «Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа кысаларында шәһәрнең 20 комплекста йөгерү юллары булган футбол кыры һәм Шишкин бульварында йөзү бассейны төзелә. Шәһәр хастаханәләрендә илкүләм проект кысаларында 3, 6, 7, 2 сугыш ветераннары госпиталендә дә биш гериатрия кабинеты ачылды. Яр Чаллыда алты юнәлештә мәгариф буенча илкүләм проект тормышка ашырыла. Болар - «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Балалы гаиләләргә ярдәм итү», «Цифрлы белем бирү мохите», «Киләчәк укытучысы», «Социаль активлык» программалары.

Шулай ук Флера Андреева билгеләп үткәнчә, автокалада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 1 млрд сумнан артык суммага 37 км юл ремонтланган.

Дүшәмбе, 28 октябрь 2019, 17:00