Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ася Волошина пьесасы буенча куелган «Әни» моноспектакле кече формадагы «Төньяк очрашулар» VI Халыкара театр фестивалендә «Актерлык батырлыгы өчен» номинациясендә җиңүче булды. Фестиваль Нижневартовск шәһәрендә узды, конкурс афишасы Һиндстан, Таҗикстан, Франциядән килгән 11 спектакльдән торды. Россияне Санкт-Петербургның ике театры, Мытище, Яр Чаллы һәм Ярославль театрлары тәкъдим итте. Иҗади Эксперт советы Россия һәм Германиянең танылган театр тәнкыйтьчеләреннән торды.

Фестивальнең Эксперт советы Чаллы театрының куелышын югары бәяләде, шулай ук «Әни» спектакленә килгән тамашачылар исеменнән төп рольне башкаручы Марина Кулясова адресына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Дүшәмбе, 28 октябрь 2019, 16:38