Мы в социальных сетях

Чаллыда беренче тапкыр «Осенины» әдәби фестивале узды, ул Россия Язучылар берлеге Татарстан бүлегенең 20 еллыгына һәм «Аргамак. Татарстан» журналының 10 еллыгына багышланды. Чарада Россиянең 15 шәһәреннән 40тан артык күренекле язучы, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, федераль һәм региональ әдәби журнал вәкилләре һәм альманахлар катнашты.

Чарада катнашучылар Тарихи туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Мәскәү, Смоленск, Воронеждан килгән шагыйрьләр, прозаиклар, әдәби тәнкыйтьчеләр һәм башкалар музейның даими экспозициясе белән таныштылар, шулай ук "КамАЗ һәм шәһәр: ярты гасыр бергә" күргәзмәсен карадылар.

Язучыларның шәһәр укучылары белән иҗади очрашуы 41 мәктәптә узды. Мәктәп вестибюлендә фестивальдә катнашучыларны сәнгать җитәкчесе Николай Федоров җитәкчелегендәге «Нагрыш» халык уен кораллары ансамбле каршы алды. Алар төрле музыкаль композицияләр башкардылар. Китапханәдә Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Аргамак» журналының 30 нчы номерын иллюстрацияләгән Ольга Белованың эшләре урын алды. Тамашачылар «Аргамак, Татарстан» журналының юбилей номерына ия булдылар.

Фестивальдә катнашучыларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сәламләде. Ул киләчәктә дә уңышлар теләде һәм ун язучыга бүләкләр тапшырды.

Әдәбият үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Чаллы шәһәре Мэрының Мактау грамотасы белән, Россия Язучылар берлегенең Чаллы шәһәрендәге төбәк бүлеге рәисе Михаил Гоголев бүләкләнде. Әдәбият сәнгатен үстерүгә керткән өлешләре һәм күпьеллык иҗади эшчәнлекләре өчен Чаллы шәһәре Мэрының Рәхмәтенә ия булучылар:«Россия Язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге әгъзасы Александр Бабаев;  Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге әгъзасы Рәзинә Мөхиярова; Россия Язучылар берлегенең Чаллы шәһәрендәге төбәк бүлекчәсе әгъзасы Сания Шәвәлиева.

Әдәбият үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Яр Чаллы шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге әгъзасы Сирень Якупова бүләкләнде. 

Әдәбият үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен «Россия Язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге әгъзалары Олег Лоншаков, Светлана Кашеварова, Ольга Кузьмичевага-Дробышевская, Вера Хәмидуллина Рәхмәт белән билгеләп үтелде.

Шулай ук әдәбият үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Яр Чаллы шәһәрендә Россия Язучылар берлегенең төбәк бүлеге әгъзасы Светлана Гыйматдинованы билгеләп үттеләр.

Россия Язучылар берлеге идарәсе рәисе Светлана Василенко әдәбиятка игътибар күрсәткәннәре өчен шәһәр хакимиятенә һәм барлык чаллылыларга рәхмәт белдерде. Аннан соң Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлегенә һәм «Аргамак» журналына даими ярдәм күрсәтүче кешеләргә Мактау грамоталарын тапшырды.

Пәнҗешәмбе, 24 октябрь 2019, 16:31