Каты коммуналь калдыклар белән эшләү буенча «Гринта» региональ операторы яшь чаллылылар арасында үткәрелә торган «Файдалы чүп-чар» конкурсына старт бирде. Конкурста катнашу өчен А4 форматындагы кәгазьдә түбәндәге тематика буенча рәсем ясарга кирәк: чүп-чарны сортларга аеру, эшкәртү, әйләнә-тирәлекне саклау, табигатькә сакчыл караш. Эш теләсә нинди техникада башкарылырга мөмкин (май, акварель, тушь, акбур, төсле карандашлар кулланып һәм башкалар).
Рәсемнәрне 14 ноябрьгә кадәр info@greenta.su электрон почтасына яисә 420081, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, 16 нчы абонент тартмасы адресына «конкурска» тамгасы белән юлларга кирәк.
Конкурс балаларны әйләнә-тирәлекне саклауны пропагандалауда катнашуга, үсеп килүче буынны экология һәм табигатьне саклау турында танып-белү, кызыксынуларын арттыруга җәлеп итү максатында үткәрелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 22 октябрь 2019, 08:30