Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда полиция гарнизонының тугыз айлык эшенә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы полиция полковнигы Надир Закиров билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы полиция гарнизоны эшчәнлегенең төп күрсәткечләре буенча уңай бәяләнгән. Шулай, ел башыннан 5 143 җинаять теркәлгән, шуларның 2 214-е тикшерелгән. Ачылыш 47% тәшкил итте.

Катлаулы җинаятьләрнең барысы да тулысынча ачылган. Түбәндәге җинаять төрләре кимегән: үтерү - 17,2% ка, 29дан 24% ка; алдан уйлап кылынган авыр җинаятьләр - 19,1% ка, 47дән 38%ка; көчләү - 71,4%ка (3,5 тапкыр), 7дән 2 мәртәбә; торакларны басу очраклары - 48,3% ка, 29дан 15% ка; бакча йортларыннан һәм дачаларны басу - 41,2% ка, 17дән 10% ка; талау - 20,8% ка, 125 тән 99% ка кадәр; янап акча алу - 23,1% ка, 26 дан 20% ка кадәр. Оператив чаралар барышында Чаллы полицейскилары җиде берәмлек утлы корал, 183 сугыш кирәк-яраклары һәм 2 граната конфискацияләгән, шулай ук 235 җинаять һәм 1420 наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозу ачыкланган. 25 кг 968 грамм наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган.

Икътисадый юнәлештә 70 җинаять ачыкланган, аларның 58е катлаулы һәм аеруча катлаулы. Азартлы уеннарны законсыз оештырган һәм үткәргән өчен өч җинаять эше кузгатылды. Ялган акча ясауның ике очрагы тикшерелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре 69 мең административ беркетмә төзегән, 989 исерек хәлдә машина йөртүче тоткарланган, 363 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда авариянең төп күрсәткечләре кимү күзәтелә: балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләре саны 18%ка кимегән, аварияләр азрак булган һәм җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан. Тугыз айда автокала юлларында дүрт кеше һәлак булган, алар арасында балалар юк.

Җомга, 11 октябрь 2019, 16:43