Мы в социальных сетях

 Бүген мэриядә шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы булды, чара Сергей Ямашев рәислегендә узды. Ул Шәһәр Советының соңгы утырышында аның кандидатурасы хупланганнан соң, беренче тапкыр бу сыйфатта чыгыш ясады.

Депутатлар Чаллы Башкарма комитетының җаваплы затлары белән берлектә шәһәр эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шәһәр хуҗалыгын көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләүнең барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП директоры Фәрит Сәлахов сөйләделәр.

Әлеге мәгълүмат нигезендә шәһәр кышка әзер. Юлларны кардан чистарту өчен кирәкле сандагы техника һәм реагентлар бар. Фәрит Сәлахов сүзләренә караганда, быел да, узган елдагы кебек үк, шәһәр халкына кар чистарту турында социаль челтәрләрдә, шулай ук шәһәрнең рәсми сайтында урнаштырылган графиклар аша хәбәр итәчәкләр. Бу автомобиль хуҗалары үз машиналарын чистартылачак территорияләрдән алып куйсын өчен эшләнә. Илья Зуев хәбәр иткәнчә, торак йортларны капиталь ремонтлау финишка якынлаша һәм 95,2% тәшкил итә. Контракт нигезендә, алар 20 ноябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Моннан тыш, Яр Чаллы территориясендә «Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 27 декабрендәге 498-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды.

Шәһәрдә этләрне йөртү өчен «Олимпийский»спорт комплексы белән Орган залы арасындагы 27 комплекста урнашкан территория бар. Әлеге мәйданчык 2018 елда Россия Президенты гранты акчасына төзекләндерелде. Проектның инициаторы - " 27 комплекс"ның ТИҮ рәисе Венера Наумкина. 2020 елдан башлап Яр Чаллыда йорт хайваннары тотуның яңа кагыйдәләре эшли башлаячак. Әгәр эт хуҗалары үз хайваннарын махсус мәйданчыклардан читтә йөрсә, аларга штраф яный. Эткә намордниклар кигермәгән хуҗаларга да штраф салачаклар.

Депутатлар ярты миллионлы шәһәр өчен бер мәйданчыкның аз булуын, мондый максатлар өчен өстәмә киңлекләр кирәклеген таныды. Моннан тыш, комиссия әгъзалары йорт хайваннарына карата кешелеклерәк мөнәсәбәтне киң пропагандалау кирәклеге турында да белдерделәр: кешеләр эт һәм песиләрне язмыш кочагына калдыра, бигрәк тә бакча сезоны тәмамланганнан соң.

«Мин, барыннан да элек, кеше белән эшләргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Әгәр кеше үз хайваннарына салкын караш өчен җавап тотарга өйрәнмәсә, без беркайчан да бу мәсьәләдә тәртип урнаштыра алмыйбыз», - дип ассызыклады Сергей Ямашев.

Пәнҗешәмбе, 10 октябрь 2019, 17:07