Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда Россиянең иң зур «Цифрлы алга китеш» ИТ-конкурсы финалы – «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проектларының берсе булган Бөтенроссия конкурсы финалы узачак. Ул «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә 48 сәгатьлек хакатон форматында 27-29 сентябрь көннәрендә үткәрелә.

«Без оештыручыларга республикабызны кабул итүче төбәк буларак сайлаганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Татарстан Республикасының мондый дәрәҗәдәге вакыйгалар үткәрү буенча зур тәҗрибәсе бар. Финал узачак «Казан Экспо» МКҮ күп тапкырлар зур күләмле чаралар белән тикшерелде һәм бүген оештыручылар тарафыннан үткәрелә торган барлык таләпләргә җавап бирә. Катнашучылар, экспертлар һәм кунаклар безнең кунакчыллык атмосферасына чумсыннар, ә ачылу һәм ябылу тантаналары озакка истә калсын өчен без тырышырбыз. Сайлап алу сынауларын үткәрү нәтиҗәләре буенча финалга Республикабызның 70 вәкиле чыгуы бик сөендерә. Әлбәттә, без алардан уңышлы чыгыш ясауларын көтәбез», - диде Роман Шәйхетдинов.

Нәтиҗәләр буенча катнашучылар бизнес башлап җибәрә, илнең алдынгы компанияләрендә эшли, команда өчен 500 000 сум күләмендә акчалата бүләк ота, шулай ук «Инновацияләргә ярдәм фонды»ннан үз проектын үстерүгә грант ала алалар.  Моннан тыш, Конкурста катнашучыларның «Сенеж «Идарә остаханәсе» – «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБОның белем бирү үзәге буенча махсус белем бирү программалары буенча уку мөмкинлеге булачак.

Сишәмбе, 24 сентябрь 2019, 15:06