Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы хакимият органнарына гражданнар мөрәҗәгатенең нәтиҗәле формасы булып тора. Яр Чаллы халкы бу ресурстан елдан-ел активрак файдалана. Агымдагы елның 8 аенда чаллылылар тарафыннан «Халык контроле» аша 5 655 белдерү кәгазе бирелгән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 948 мөрәҗәгатькә күбрәк. Хисап чорында хәл ителгән хәбәрнамәләр өлеше 73,7% тәшкил иткән. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова хәбәр итте.

Ул ассызыклаганча, 2019 ел башыннан бирле хәбәрнамәләрнең күбесе «территорияне төзекләндерү» категориясендә - 2 604 белдерү кәгазе бастырылган. Чаллылылар еш кына яктыртуны торгызу һәм төзекләндерү; пандусларны төзекләндерү; агачларны кронлаштыру, кисү; кардан чистарту, законсыз кар өемнәре мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Бүгенге көндә хәл ителгән гаризаларның өлеше 77,4% тәшкил итә. "Кызганычка каршы, шәһәрдә вандализм һәм милек бозу очраклары ешайды. Бу тема «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша кергән гаризаларда да чагылыш тапты. Шулай итеп, 2019 елның узган чорында баганаларда һәм тукталыш павильоннарында игъланнарны ябыштыру мәсьәләләре буенча 300дән артык белдерү кәгазе килгән. Мондый хокук бозулар «ПАД» МУП, «АТИИ» МКУ хезмәткәрләре көче белән бетерелә, тәртип бозучыларны ачыклаганда беркетмәләр төзелә", - диде Гөлнар Әхмәтова.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге система ярдәмендә шәһәрдәшләребез Чаллыда ремонт эшләре, төзелеш һәм төзекләндерү, тормыш сыйфатын яхшырту планнарын формалаштыруда катнаша алалар.

Дүшәмбе, 23 сентябрь 2019, 08:51