Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе социаль хезмәтләр алуга хокуклы федераль ташламаларга ия булучылар социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата эквивалентта алырга хокуклы, дип искәртә. Шул ук вакытта законнар социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча да, өлешчә дә акчалата алмаштыруны күздә тота. 2020 елга социаль хезмәтләр җыелмасының кайсы вариантын сайлавы турында гражданин 2019 елның 1 октябренә кадәр хәл итеп, тиешле гаризаны Россия Пенсия фонды (РПФ) органнарына тапшырырга тиеш. Шулай ук интернет аша гариза бирү мөмкинлеге дә бар. Кайсы ысулны сайлау турында хәбәр итү өчен, ташлама алучыга РПФның рәсми сайтында www.pfrf.ru «Гражданинның шәхси кабинеты»ннан файдаланырга кирәк. 

Авыр һәм хроник авырулар белән интегүче инвалидларга, беренче чиратта, дару белән тәэмин итү буенча социаль хезмәт күрсәтүдән баш тартканчы, дәвалаучы табиб белән сөйләшергә киңәш ителә, чөнки баш тарткан очракта, тамламага ия булучылар бушлай дару препаратларыннан файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм ителә һәм кирәк булган очракта, даруларны киләсе ел дәвамында үз хисабына алырга мәҗбүр булачак.

Федераль ташламалардан файдаланучы гражданнарга, социаль пакетның агымдагы тәртибен үзгәрткән очракта гына, гариза бирергә кирәк. Мәсәлән, хәзер гражданин акча ала, ә 2020 елда ташламалар алуны яңартырга тели.

Федераль ташламаларга ия булучыларга 40тан артык категория гражданнар керә, аларның күпчелеген Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар, шулай ук радиацион һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар тәшкил итә.

2019 елда социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1121,42 сум тәшкил итә һәм үз эченә:

 - кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү 863,75 сум;

 - санаторий-курорт дәвалануына юллама бирү 133,62 сум;

 – шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортында дәвалану урынына бару һәм кире кайту 124,05 сум.

Белешмә өчен: бүгенге көндә Яр Чаллыда 37,5 мең федераль ташламага ия  булучылар яши.

Сишәмбе, 24 сентябрь 2019, 09:46