Мы в социальных сетях

КФУның Инжиниринг үзәгендә яңа уку елында югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларындагы тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Советының икенче утырышы узды. Яңа уку елында Совет утырышын читтә үткәрергә карар кылынды, беренче булып КФУның Яр Чаллы институты студентлары  үз эшен тәкъдир итте.

Инжиниринг үзәгенә керү юлында утырышта катнашучыларны активист-профорглар каршы алды, алар студентлар коллективлары һәм түгәрәкләре турында сөйләде. Аннары югары уку йортында тәрбия эше һәм кураторлык системасы турында директорның тәрбия һәм социаль эшләр буенча урынбасары Ирина Нургатина һәм мәгълүмати технологияләр һәм энергетика системаларының тәрбия эшләре буенча бүлек мөдире урынбасары Сергей Савицкий үз эшчәнлекләре турында чыгыш ясады. Утырышны Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы  Рәсим Хафизов алып барды.

"Тәрбия эше буенча проректорлар Советының төп бурычы – югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында гармонияле тәрбия процессы өчен барлык шартлар тудыру, һәр студентка индивидуаль якын килү табылачак аерым мохит булдыру", - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук утырышта катнашучылар алдында «Нур» яшьләр үзәге директоры Полина Трянина, «Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Ирина Лундовских, «Шатлык», «Орион» һәм иреклеләр үсеше үзәге вәкилләре чыгыш ясады.

Киңәшмә кысаларында студентлар өчен булачак чаралар: интеллектуаль уеннар сезоны старты, «Игелекле шәһәр» квесты, «Акыл иясе» уены, картинг буенча Бөтенроссия турниры, терроризм һәм экстремизмга каршы тору проблемалары буенча тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсы, «Яшь гаилә – бәхетле мизгелләр» фотоконкурсы, яңа эш башларга планлаштыручы һәм инде үз эшләрен башлаган эшмәкәрләр өчен «Нульдән миллиардка» форумы, октябрь башында булачак «Кама шәһәре» студентлар активы мәктәбе һ.б. турында фикер алыштылар. Утырышта катнашучыларга тагын бер кат барлык белем бирү оешмалары студентларының төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашуының мөһимлеге һәм кирәклеге турында искә төшерделәр.

Тәрбия эшләре буенча Советның киләсе утырышы ике атнадан соң Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында узачак.

Чәршәмбе, 18 сентябрь 2019, 10:59