Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Вайга Антоновна Гальцовага 90 яшь тулды.

Ул Ленинград өлкәсенең Пушкино шәһәрендә туа. Бөек Ватан сугышы елларында Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә заводта эшли. 1950 елда гаиләсе белән Кемерово өлкәсенең Калтан шәһәренә китә, анда җирле шәһәр Башкарма комитетында хисапчы була. 1974 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы «КАМАЗ» ААҖдә кладовщик булып хезмәт куя.

Вайга Антоновна 2 бала тәрбияләп үстергән, 2 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярга РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлау сүзләрен Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов тапшырды.

Җомга, 6 сентябрь 2019, 15:45