Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Ватан-ана» мемориалы янында мотоукчылар гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары буенча хәрби комиссар Рәшит Ильясов, "Яр Чаллы шәһәре буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм запастагы гаскәрләрдә хезмәт итүче мотоукчылар берләшмәсе" шәһәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Андрей Яковлев катнашты.

Чарада шулай ук 51 нче мәктәпнең яшь армиячеләре катнашты, шәһәр яшьләре исеменнән «Калкан» полиция кадетлар мәктәбе яшьармиячесе Рөстәм Исламов чыгыш ясады.

Тантанада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм "мәңгелек ут"ка  чәчәкләр салдылар.

Дүшәмбе, 19 август 2019, 17:07