Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Аксубай районының Чуаш Енорускино авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны Ульяна Филипповна Тимановага 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Ульяна Филипповна туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң гаиләсе белән Аксубай районының Адәм авылына күченә, анда кияүгә чыгып, пенсиягә кадәр сельпода сатучы булып эшли. 2010 елда даими яшәү урынына Яр Чаллыга күчеп килә. Ульяна Филипповна дүрт бала тәрбияләп үстергән, 11 оныгы, 14 оныкчыгы һәм бер оныкчыгының оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга ТИҮ рәисе Светлана Исаева да кушылды. Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Александра Александровна Репинага 90 яшь тулды. Юбиляр ТАССРның Минзәлә районы Леваш авылында туа. Ул 10 сыйныфны туган авылында тәмамлый. Алабуга институтына укырга керә, анда табигый-географик юнәлештәге укытучы белгечлеге буенча белем ала. Укудан соң Теләнче Тамакка, аннан Останково авылына укытучы булып эшкә урнаша. 1950 елда авылдашына кияүгә чыга, ике бала үстерәләр. 1952 елда Александра Александровна Яр Чаллыга күчеп килә һәм лаеклы ялга чыкканчы Элеватор тавында 6нчы мәктәптә укытучы булып эшли. Хәзерге вакытта Александра Александровнаның биш оныгы, алты оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Юбилярны РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.
Җомга, 16 август 2019, 11:48