Эшләүче яшьләр арасында «Крутая пятерка» пейнтбол турниры 17 август көнне 10:00 сәгатьтә Next пейнтбол клубы территориясендә узачак. Шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең 14 командасына стратегия осталыгын күрсәтергә, көрәш тактикасында ярышырга туры киләчәк.
Турнир сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләргә хәрби-патриотик, физик, әхлакый тәрбия бирү максатыннан үткәрелә. Өстәмә мәгълүмат «Заман» яшьләр үзәге телефоны буенча: 57-08-70
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 август 2019, 09:16