Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елда Татарстан Республикасы муниципаль архивларына грант ярдәме алуга конкурс йомгаклары буенча Чаллы архив бүлеге ике номинациядә билгеләп үтелде – "Россия Федерациясе Архив фонды документларының һәм башка документларның сакланышын тәэмин итү буенча проектларга ярдәм итү" һәм "Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка документларны популярлаштыру һәм куллану проектларына ярдәм итү". Проектларны бүлек башлыгы Люция Шәмсевалиева яклады. Шулай итеп, Чаллы архив бүлеге 480 мең һәм 205 мең сум акча алачак. Әлеге акчага документларны цифрлы форматка күчерү өчен сканер, видеопроектор һәм күргәзмә стендлары сатып алыначак.

Җомга, 17 гыйнвар 2020, 20:30