Яр Чаллыда ТР ДОСААФ җирле бүлекчәсе базасында 13 нче мәртәбә «Автосессия-2022» студент яшьләре арасында республика конкурсының шәһәр этабы узды. Конкурста КФУның Яр Чаллы институты, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, Л. Б. Васильев исемендәге КДМТ, политехник көллият, В.Г. Тимирясов ис КИУның Яр Чаллы филиалы һ. б. студент-автомобильчеләр катнашты.
Конкурс ике этаптан торды: "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү" – биредә студентлар теорияне белүләрен күрсәтте һәм "Автомобильне фигуралы йөртү" буенча белемнәрен тикшерделәр. Ярышлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм «В» категориясендәге транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләрен тикшерүне үз эченә алган. Конкурсантларга «елан», параллель парковка, гаражга керү, чикләнгән киңлектә борылыш күнегү комплексын үтәргә кирәк иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 сентябрь 2022, 14:23