Мы в социальных сетях

2023 елдан башлап Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә хроник вируслы гепатитлы авыруларга ярдәм күрсәтә башлыйлар. Дәвалау учреждениесе тиешле лицензия алды. Бу хакта йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табибы урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш эксперт-инфекционисты Татьяна Әгъләмова хәбәр итте. 

 Дәвалану көндезге стационар кысаларында үткәреләчәк. "Иң беренче чиратта бавыр циррозының башлангыч билгеләре булган һәм бавыр циррозы куркынычы булган пациентлар сайлап алыначак. Әлегә дәвалау эше зур күләмдә булмаса да, без бу эшне оештыру буенча зур бурычлар куябыз. Без йогышлы авырулар кабинетлары белән элемтәдә, пациентлар хакында мәгълүматлар бездә бар», – дип билгеләп үтте Татьяна Әгъләмова.

Бүген, 28 июльдә, Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта биш танылган типтагы гепатит вирусы билгеле - А, В, С, Д, Е.

"В Гепатитыннан саклый торган бик яхшы вакцина бар, прививканы бала тудыру йортында ук ясыйлар. С гепатитыннан вакцина юк һәм аны булдыру мөмкин түгел, чөнки вирус бик тиз үзгәрә, бу бик зур проблема тудыра һәм бавырда яман шеше белән бәйле үлемгә китеререгә мөмкин. Әмма дәвалау бар, кеше һәрвакыт  дәвалану алып яши ала», – диде сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш эксперт-инфекционисты.

Шулай ук А гепатитыннан да вакцина да бар.  Татьяна Әгъләмова аны Азиягә барырга җыенган кешеләргә эшләргә киңәш итте.

Пәнҗешәмбе, 28 июль 2022, 11:54