15 июльдә 2022 елгы Президент грантлары фондының махсус конкурсы старт алды.
Гаризалар 15 июльдән 15 августка кадәр кабул ителә. Конкурска гаризаны ике юнәлеш буенча бирергә мөмкин:
1. «иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү»;
2. «социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау».
Грантлар турында белешмәләр Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмалары порталында грантоператор тарафыннан урнаштырыла www.nkort.ru.
Җиңүчеләр сентябрьдә билгеләнәчәк. Алар үз проектларын 2022 елның 1 октябреннән тормышка ашыра башлаячаклар. Конкурс этаплары, кирәкле документлар һәм катнашучыларга карата таләпләр турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган https://президентскиегранты.рф/.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 июль 2022, 16:27