Мы в социальных сетях

Хөрмәтле мөселманнар!

Изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!

Күп гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме чын ислам кыйммәтләрен гәүдәләндерә, безне мөселман дөньясының бай мәдәни-тарихи мирасы белән бәйли. Бу изге көндә мөэминнәр догалар кылалар, Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итәләр.

Яр Чаллыда ата-бабаларыбызның рухи мирасына зур хөрмәт белән карыйлар. 80нән артык милләтне һәм төрле дини гореф-гадәтләрне берләштергән күпьеллык дустанә мөнәсәбәтләр – безнең чын байлыгыбыз, җәмгыятьнең иминлеге һәм үсеше, икътисадый һәм социаль тотрыклылыгы нигезе булып тора. 

Корбан бәйрәме бер-береңне хөрмәт итәргә, тынычлыкка һәм юмартлыкка, якыннарыңны кайгыртырга, өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә ярдәм кулы сузарга өйрәтә. Изге эшләр чоры әхлакый чистарынуга һәм рухи камиллеккә әзер булган барлык кешеләргә дә якын.

Быел Корбан гаете Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча масштаблы чаралар үткәрелә, алар дөнья җәмәгатьчелегенә Россия мөселман өммәтенең ислам дөньясының аерылгысыз өлеше булуын күрсәтә.

Яр Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелә. Ул төрле милләт һәм дин вәкилләренең иганәсенә төзелә. Мин ышанам, шәһәребез халкының бердәмлеге һәм хезмәттәшлеге безнең шәһәрдә яшәүче халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны алга таба ныгытуга ярдәм итәчәк.

Бу изге бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек, иминлек, Яр Чаллы, Татарстан һәм Россиянең чәчәк атуы хакына барлык башлангычларыгызда һәм изге эшләрегездә уңышлар телим!

Н.Г. Мәһдиев,

Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 9 июль 2022, 07:00