Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин театры симфоник оркестрының Орган залында чыгышын турыдан-туры трансляцияләү оештырылды. Концерт ХХI Мәскәү Пасха фестивале кысаларында уза. Чара "КАМАЗ" ААҖ ярдәме белән оештырылды.

Фестиваль Мәскәү хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Фестиваль яшәгән еллары эчендә Россиянең мәдәни тормышында иң зур һәм көтеп алынган вакыйгаларның берсенә әверелде. Бу миллионлаган россиялеләр өчен ел саен үткәрелә торган музыка бәйрәме генә түгел, ә төрле илләр һәм анда катнашучылар арасында чын дуслык күпере дә.

Җомга, 6 май 2022, 17:45