Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Марат Насыйбуллин беренчел профсоюз оешмасы рәисе Лариса Кашапова белән тыл хезмәтчәннәре яннарына кунакка бардылар. Алар барысы да лаеклы ялга чыкканчы шул медицина учреждениесендә эшләгәннәр. Алар арасында – табиб-педиатр Антонина Алексеевна Фролова, акушерка Мария Ивановна Молотникова һәм шәфкать туташы Нина Антоновна Старкова. Марат Наил улы аларга бүләкләр тапшырды һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

Сугыш башланганда Нина Антоновна Старковага ун яшь була, ул гаиләдә бердәнбер бала.  Нина Антоновна исенә төшерә: «Ул вакытта без Ленинградта яшәдек. Туганнарымның барысы да диярлек камалышта үлде. Беренче булып әби, аннары ике туган абый вафат булды, аннары әнинең апасы хәбәрсез югала, әнинең абыйсы юлда егыла һәм үлә. Камалышның иң авыр чоры минем өчен дә, һәркем өчен дә 1941 елдан алып 1942 елның кышына кадәр булды. -40 градус суык иде. Һәркем булдыра алганыннан күбрәк эшләде, шуңа күрә шәһәр бирешмәде. Без үз мәктәбебездә чират буенча кизү тордык һәм аны сакладык. Балаларны оештырырга, ашатырга тырыштылар. Күпләрнең әти-әниләре эштән кайтмый иде дә диярлек. 1943 елда балалар һәм укытучылар мәктәп тирәсендәге бакчаларда кишер, кәбестә утырттылар һәм шул рәвешле тукландылар. Радио аша камалыштан чыгуны игълан иткәч, безне митингка җыйдылар. Бик салкын булса да, барыбыз да шатланды, елады, кочаклашты. Кыскасы, бу Ленинградның Җиңү көне иде!».

Сугыштан соң Нина Антоновна Ленинградта шәфкать туташы булып эшләгән. Хәрби диңгезчегә кияүгә чыга, ә соңрак ире һәм балалары белән Яр Чаллыга күчеп килә. 

Җомга, 6 май 2022, 14:01