Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясенең зур залында «Хөррият» юбилей күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы премиясе лауреаты, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Рият Мөхәммәтдиновның эшләре тәкъдим ителә.

Рәссамның аерым бер үзенчәлеге – пастель техникасында уникаль автор стиле һәм теманы чишүгә кабатланмас композицион якын килү. Рәссамның иҗаты – милли сәнгать традицияләрен дөньякүләм сәнгать мәдәнияте тәҗрибәсе белән тоташтыручы стиль. Рият Мөхәммәтдинов әсәрләрендә милли тема – йөрәк тирәнлегеннән килә торган, гасырлар буена татар халкы тормышында булган кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны гәүдәләндерү теләге.

Рәссам 100дән артык әсәр иҗат иткән. Ул – 150дән артык әһәмиятле күргәзмәләрдә катнашучы, иҗади эшләре 41 каталогта бастырылган. Рәссам-график әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Яр Чаллы картиналар галереясендә, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондларында, «Тюрксой» халыкара оешмасы фондларында (Турция), шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күргәзмәне ачу тантанасында Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Россия Рәссамнар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Ленар Әхмәтов, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы вәкилләре Гөлнара Подноскова һәм Зилә Нигамаева сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Тантаналы ачылыш җырчы Нияз Хаматшин һәм баянчы Григорий Кондрашин чыгышлары белән үрелеп барды.

Чәршәмбе, 20 апрель 2022, 11:19