Бүген Тантаналар Сараенда тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Яр Чаллы шәһәренең 16 гаиләсе ана капиталына ия булды.
Гаиләләрне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда 54 меңнән артык сертификат бирелгән, 46 мең сертификат иясе әлеге акчаларны тулысынча яки өлешчә 18,2 миллиард сумга файдаланган.
Ана капиталы акчаларының иң кирәкле юнәлеше – торак шартларын яхшырту, сертификат хуҗаларының 95%ы акчалардан шул максатта файдаланган.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
1 февральдән ана капиталы күләме артты. Беренче балага гаилә 524 527, 90 сум алачак. Киләчәктә гаиләдә икенче бала туса, капитал күләме 168 616,2 сумга артачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 апрель 2022, 14:21