Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзер эшен югалткан яки эштән азат ителү куркынычы астында булган гражданнар «Демография» илкүләм проекты кысаларында яңадан укыту программасына кушыла алачак. Гаризаны «Россиядә эш» порталында бирергә мөмкин.

Укыту локаль хезмәт базарларында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча узачак. Хезмәткәр, әгәр ул ялланып эшләргә планлаштырса, уку башында ук булачак эш бирүче һәм белем бирү оешмасы белән килешү төзи, әгәр аның планнарында үз бизнесын ачу икән, ул бары тик белем бирү оешмасы белән килешү төзи.

Төбәктәге һөнәри белем бирү, өстәмә һөнәри белем бирү юнәлешләре исемлеге белән «Россиядә эш» порталында укуга гариза тутырганда танышырга мөмкин.

Барлыгы 24 меңнән артык белем бирү программасы бар. Курсларның дәвамлылыгы, юнәлешкә карап, өч атнадан өч айга кадәр тәшкил итәчәк. Уку башланганда булачак эш бирүче белән килешү төзелүен исәпкә алып, программа бүген эштән азат ителү куркынычы астында булган гражданнарга эштән мөмкин кадәр тиз арада күчүне тәэмин итәчәк.

Чәршәмбе, 13 апрель 2022, 09:35