Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады: «Бу эштә эшләү өчен, һичшиксез сәләт кирәк. Сез  ватандашларыгыз өчен уңайлы, лаеклы тормыш шартларын булдыруга багышлыйсыз. Бугенге көндә беребез дә тормышны сусыз, утсыз һәм башка торак-коммуналь хезмәтләрдән башка күз алдына да китерә алмый. Боларның барысы артында  кешеләрнең хезмәте тора. Сез башкарган эшләрегез, шәһәр хуҗалыгы буенча уртак эшебез өчен зур рәхмәт сезгә", - диде мэр. 

Торак-коммуналь комплексында эшләүче алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 31 март 2022, 18:23