Яр Чаллы шәһәр Советында социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды.
2021 елда муниципаль милекне файдалануның нәтиҗәлелеге турындагы доклад белән Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин чыгыш ясады.
«Муниципаль милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелегенең иң мөһим күрсәткечләреннән берсе - шәһәр бюджетына муниципаль милекне файдаланудан кергән финанс керемнәрен чагылдыручы бюджет нәтиҗәлелеге», - диде ул, 2021 елда муниципаль милекне файдаланудан һәм хосусыйлаштырудан шәһәр бюджетына 1 млрд 121 млн сум акча керүен хәбәр итеп, бу 2020 ел белән чагыштырганда 338 млн сумга күбрәк. Үсеш 43 % тәшкил итте. План күрсәткечләре 16 %ка арттырып үтәлде.
Муниципаль мөлкәт күләме 31 млрд сумнан артык, шуларның 5 млрд сумы муниципаль милеккә 2021 елда кабул ителгән.
Муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруның бер күрсәткече - муниципаль милек объектларын арендага бирү һәм түләүсез файдалануга тапшыру.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 31 март 2022, 09:19