Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген иртән Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеш мәйданчыгында булды. Төзелеш эшләре дүшәмбедән, 4 апрельдә башланачак. Б блогы әзер диярлек.

"Язгы-җәйге чор – капиталь ремонт үткәрү өчен иң уңай вакыт. Әлбәттә, төзелеш материалларына бәяләр арта, бездә билгеле бер лимит бар, көтеп торырга вакыт юк, эшне башларга кирәк. Төзүчеләр алдында менә шундый бурыч тора", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Ремонт эшләре 6 000 кв. метр мәйданда башкарылачак. Бу элек файдаланылмаган подвалга да кагыла. Ремонттан соң анда техник блок урнашачак. «Техник хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылырга тиеш. Аларның бер өлеше бинаны, шул исәптән кислород бирү өчен җиһазларны да эксплуатацияләүдә  ярдәм итә», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Хәзер 1200 кв. метр мәйданда хуҗалык ихтыяҗларын тәэмин итү өчен биналар: кер үтекләү зонасы, склад урнашты. Шулай ук медицина көллияте студентлары өчен ике уку сыйныфы барлыкка килде.

Йогышлы авырулар хастаханәсен ремонтлау 2018 елдан башлап этаплап бара. В1, В2 блоклары инде әзер. Чиратта-Г һәм Д блокларын ремонтлау.

Пәнҗешәмбе, 31 март 2022, 11:41