Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Артур Шәрәфиевне соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, сыйныфташлары, укытучылары килде. Матәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты: «Бүген ярты миллионлы шәһәр кайгы кичерә. Без сугышчыбызны, каһарманыбызны соңгы юлына озатабыз. Артур Шәрәфиев үзенең язмышын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәм соңгы көнгә кадәр хәрби антка тугры калган. Ул чын каһарман. Ата-анасы аның уңышлары белән горурланып яшәгән. Бернинди дә кайгы уртаклашу сүзләре алар кичерә торган авырлыкларны җиңеләйтә алмаячак. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу авыр көннәрдә сабырлык һәм ныклык  телибез. Без сезнең кайгыгызны уртаклашабыз. Ватан героена мәңгелек дан!» – диде матәм митингында мэр.

Артур кечкенәдән Ватанны саклаучы булырга хыялланган. Ул шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча «1 нче постның иң яхшы часовое» дигән мактаулы исемгә лаек булган. 2016 елда ул Мәскәүдә Билгесез солдат кабере янында хәтер вахтасында торган.

«Беренче тапкыр 1 нче постка Артур 7 нче сыйныф укучысы булганда килде, тугызынчы сыйныфка кадәр ул постчы булды. Ышанычлы, тыныч, һәрвакыт җаваплы. Иптәшләрен бик ярата иде», - дип искә төшерде Яр Чаллыда 2014 елдан 2019 елга кадәр 1 нче пост җитәкчесе Роза Хәкимова.  

2021 елның августында контракт буенча Россия Федерациясе Кораллы көчләренә хезмәт итәргә киткән.

Армиядә хезмәт итәр алдыннан Артур Шәрәфиев Яр Чаллы политехника көллиятен кызыл диплом белән тәмамлаган.

«Беренче курстан аның фотосы көллиятнең Мактау тактасында иде. Бик яхшы укыды, көллиятнең барлык чараларында да катнашты. Артур бар яктан да булган егет иде. Аңа инглиз теле буенча олимпиадалар һәм һөнәри осталык конкурслары да җиңел бирелде. Гел шат күңелле, җаваплы, тәртипле иде. Аны көллияттә барысы да шулай дип искә алалар», - диде учреждение директоры Илдар Ганиев.

Матәм тантанасы вакытында доганы Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин укыды.

Сугышчы Артур Шәрәфиевне соңгы юлга корал залплары астында озаттылар.

Азнакай районыннан килгән туганнары җирләүне оештырган өчен шәһәр җитәкчелегенә һәм район башлыклары Марсель Шәйдуллинга ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.

Сишәмбе, 22 март 2022, 12:57