Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанның Тукай муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Яр Чаллы - Сарман юлының 3,7 км озынлыктагы участогын реконструкцияләү төгәлләнде.  

Реконструкция барышында Яр Чаллы - Сарман төбәк автомобиль юлы 4 техник категориядән 2гә күчерелде, нәтиҗәдә, юл 7 метрдан 9 метрга кадәр киңәйде.

42285 кв. м артык мәйданда вак таш-мастик асфальтобетоннан югары катлам җәелгән, һәр яктан 2,25 м юл кырыйлары ныгытылган. Эшчеләр 5 суүткәргеч торба төзегәннәр, 1638 метр тимер барьер киртәсе, 84 сигнал баганасы һәм 84 юл билгесе урнаштырганнар. Шулай ук 4 тукталыш павильоны җиһазландырылды – Теләнче-Тамак һәм Таулык торак пунктлары янында 2шәр павильон.

Әлеге юл республиканың Тукай һәм Сарман районнарын тоташтыра. Аның буенча автобус һәм мәктәп маршрутлары уза. 

Эшләрнең генераль подрядчысы – «Татавтодор» АҖ, проектлаучысы - «Спецдорпроект» ҖЧҖ.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Дүшәмбе, 18 октябрь 2021, 10:28