Август башыннан шәһәрдә Башкарма комитетның җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе һәм полиция хезмәткәрләреннән өч уртак төркем эшли.
16 августтан башлап урам сәүдәсен оештыруны бозу маддәсе буенча 85 беркетмә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан дәүләт теркәвенә алынмыйча яки лицензиясез эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча 46 беркетмә төзелде.
Ике атна эчендә урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу турындагы маддә буенча 200 мең сумнан артык штраф һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча 160 меңнән артык штраф салынды.
Тикшерүләр көндез дә, төнлә дә алып барыла. Инде хәзер үк Үзәк һәм Автозавод районында беренче автомобиль юлы буенча җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясен законсыз сату күзәтелми.
Чаллылыларга карбызлар һәм кавыннар белән фуралардан сатуга шаһит булган очракта «Халык контроле»нә хәбәр итергә киңәш ителә, чөнки намуссыз «эшмәкәрләр» үз продукциясенең сыйфаты өчен сатып алучылар алдында бернинди җаваплылык тотмый.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 август 2021, 18:33