"Ефәк юлы"ның йомгаклау махсус участогы икенче спорт көненең трекын кабатлады. Дмитрий Сотниковның белорус пилоты Сергей Вязовичтан 6 минутка өстенлеге, Россия экипажына узышның төп моментында уңайлы темпны сакларга мөмкинлек бирде.
КАМАЗ-435091 индекслы К5 гаиләсенең яңа йөк машинасы – "Ефәк юлы" раллиенда беренче, ә "Дакар" ралли-марафонында җиңүгә Сотников тагын бер трофей өстәде. Дмитрий өчен бу уңыш карьерасында өченче, аның штурманы Руслан Әхмәдиев өчен – икенче, ә механик Илгиз Әхмәтҗановка – беренче. Шулай ук призерлар өчлегенә Антон Шибалов экипажы да керде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 6 июль 2021, 13:29